ДИКТА’ТОР и. лат. 1) Дәүләт белән идарәчелек эшендә чикләнмәгән хокуклардан файдаланучы кеше, дәүләт башлыгы. Немецның зыялы уллары үзләренең кешелек сыйфатларын бер чакта да югалтып бетермәгәннәр. Әйе, явыз диктатор режимы елларында алар сагайганнар, рәхим-шәфкать нурларын алар курка-курка гына күрсәтә торган булганнар. Ватаным Татарстан

2) Гомумән хакимлек итәргә яратучы, хакимлек сөючән кеше. Ул [Әсгать] минем тәнкыйтьне аеруча күтәрә алмый иде. «Син – диктатор», – дия иде миңа. Р.Хисмәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә