ДИЗА’ЙНЕР и. ингл. Сәнәгатьчә җитештерелгән әйберләрне, сәнәгать объектларын, иҗтимагый биналарны, торакларны һ.б.ш. сәнгатьчә проектлау буенча белгеч, рәссам-конструктор. Алар алтынчы катның иркен баскыч алдына чыктылар. Анда бары тик ике генә квартира ишеге бар һәм икесе дә Константин Николаевичныкы булганга күрә, дизайнер Виленкин аны бик әйбәтләп тәртипкә китереп куйган иде инде. Р.Мирхәйдәров |