ДИЕ’ТА и. гр. 1) Билгеле бер туклану режимы. Хәзер исә «мода корбаны» дип: а) кием-салым турында гына уйлаучы гламур кызларга; ә) кибет чире йоктырган «шопоголик»ларга; б) диеталар белән еш мавыгучыларга --- әйтәләр. Шәһри Казан 2) Авыру кешегә билгеләнгән рацион. Инсульт кичергән кешегә махсус диета билгеләнә. Аерым алганда, үсемлек һәм сөт продуктлары ашарга, тоз һәм шикәрне аз күләмдә генә кулланырга кирәк. Шәһри Казан ◊ Диетага утыру Махсус режим буенча туклана башлау (вакыты төрле озынлыкта булырга мөмкин). Тазарудан интегүчеләргә аз калорияле диетага утырып изалануның файдасына караганда зыяны күп. Ватаным Татарстан |