ДИВЕ’РСИЯ и. лат. 1) Дошманның сизгерлеген какшату һәм аның һөҗүмен төп юнәлешеннән читкә тайпылдыру максаты белән ясалган сугыш хәрәкәте (хәрби манёвр). [Карабанов:] Сигнал шушы: манёвр сылтавы белән, буш атудан башларга. Бер үк вакытта штатский киемнән, эчтән коралланып, диверсия алып барачакбыз. Н.Исәнбәт 2) Дошманның хәрби һ.б.ш. әһәмиятле объектларына зарар салу, аларны җимерү, сафтан чыгару эшләре; нинди дә булса илдә башка дәүләт агентлары тарафыннан алып барыла торган җимерү, таркату, корткычлык эшләре. Россия исә чеченнарның бу финанс диверсиясе тискәре йогынтысын Америкадан алданрак сизәчәк әле, чөнки бүген аның киңлекләрендә «рубль» түгел, ә доллар бәйрәм итә. Р.Мирхәйдәров 3) күч. Гомумән корткычлык, җимерү, тар-мар итү, нәрсәне дә булса какшату күренеше. [Вахтёр:] Норманы тутырмау – аңлы рәвештә контрреволюцион корткычлыкны дәвам итү. Экономик диверсия! И.Салахов |