ДИВЕРСАНТ и. фр. к. диверсияче. Безнең гамьсезлегебез аркасында, Мортаза кебек аферистлар безнең заводта урын табалачак икән, диверсантлар, шпионнарның да урын табулары мөмкин түгелмени? Р.Ишморат. Ул [прокурор] бик дәһшәтле итеп башлаган гаепләү речендә Муса белән Алишны язучы маскасы астында Мәскәүдән яшерен җибәрелгән шпион-пропагандистлар итеп, --- Әхмәт Симаевны десант белән ташланган диверсант, немец гаскәре эшелоннарын шартлатучы, хәрби объектларны җимерүче итеп һәм, ахырда, фюрерны үтерергә йөрүче итеп күрсәтте. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә