ДИВАР и. фар. 1) Нинди дә булса торак, каралты, бинаның ян корылмасы; стена. Түшәмнәрен сурәт белән бизәсеннәр, Дүрт диварга төрле рәсем ясасыннар… Кол Гали. Диварда алтын рамда Шакирҗанның зур иттереп эшләнгән үз рәсеме, аның бер ягында солтан рәсеме, бер ягында бер урядник рәсеме. Диварларда әллә ничә төрле сәгатьләр… Г.Исхакый

2) Ныгытма хезмәтен үти торган корылма. Шул акчаны – ташка, ташларны дивар һәм манараларга әйләндерерлек талантлы архитектор --- кирәк булган. М.Юныс. Үзәк хакимият көчле булганга күрә, күп шәһәрләр диварлар белән ныгытылмый. Г.Дәүләтшин. Бөтен халык бер булып, җимерелгән дивар урынына тиз арада яңа буралар корып куйганнар. С.Алишев

3) күч. Ниндидер сәбәпләр аркасында барлыкка килгән томан пәрдәсе. Шундый рәхәт, гәүдәнең авырлыгы юк, бернинди уй юк, бөтен барлыгыңны шушы яктылык, шушы моңлы көй, шушы син ике якка ярып бара торган көмеш дивар биләгән. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә