ДИВАНАЛАНУ ф. 1) Акылдан язу, дивана булып китү; исәрләнү, юләрләнү 2) күч. Уйламыйча, җиңел акыл белән эшләү; юләр булып кылану. [Вахидов:] Янә ахмак булма, диваналанма! Тирәнрәк уйла, тойгыга бирелмә, акылга кер! Сөембикә Диваналана бару Торган саен ныграк диваналану Диваналана төшү Бераз диваналану Диваналана язу Аздан гына диваналанмый калу Диваналанып бетү Тәмам, бөтенләй диваналану Диваналанып йөрү Әле, хәзерге вакытта дивана халәтендә булу Диваналанып калу Нинди дә булса шартлардан соң диваналану; диваналанган хәлгә килү Диваналанып китү Кинәт диваналану. Чибәр кызны күреп, кинәт диваналанып киткән бригадир егет гыйшык-гашрәт сүзләре сөйләп азапланган арада, кибеткә тагын икенче бер дивана килеп керде. Н.Фәттах Диваналанып тору Диваналанган, юләрләнгән хәлдә булу Диваналанып утыру к. диваналанып тору. Дөньясы тәмам түгәрәкләнгән кеше сыман диваналанып утыруын гына күрче син! М.Хәсәнов |