ДИВАНА с. фар. 1. 1) Аңгыра, юләр, башсыз; акылдан язган. [Кызлар:] – Газиз агай! Газиз агай килгән! дип, сөенешеп шаулаша башладылар. Бөтен тирә-якка билгеле бер дивана иде бу. М.Галәү. Авылда күңелсез хәбәрләр йөреп тора әле, улым. Фатыйма әбиеңнең оныгы дивана Зәбирә, кемнәндер алданып, кыз бала тапты. Х.Мөдәррисова

2) күч. Уйламый эш итә торган, аңгыра, башсыз, булдыксыз. Өлгергән ич, димәгез, Җиләкләргә тимәгез. Миндәй дивана булырсыз, Яшь кызларны сөймәгез! И.Юзеев

2. и. мәгъ. Шундый сыйфатларга ия кеше. Бу коточкыч фаҗигадән соң, Фәрит диваналар шифаханәсендә ятачак, ләкин аннан чыккач та, эчкечелеген ташламыйча, ахырда агуланып үләчәк. А.Расих. Өч көннән соң, тагын да хәле начарая башлагач, Зәбирәне диваналар йортына озаттык. Х.Мөдәррисова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә