ДИАФРА’ГМА и. гр. 1) анат. Имезүчеләрдә күкрәк куышлыгы белән корсак куышлыгы арасындагы яры, юка мускул катлавы, пәрдә. Диафрагма ике функция башкара: очкылык тотканда һәм сулыш алуда катнаша. Очкылык тоту газлар җыелу галәмәтеннән була дип уйларга ярамый, ул диафрагманың, контроль югалтуы аркасында, ритмны бозып кыскаруыннан барлыкка килә. Диафрагма аша иң эре кан юллары – аорта, вена --- үтә. Юлдаш 2) махс. Оптик аппаратта (фотоаппаратта һ.б.ш.) яктылык нурларының үтү юлын киңәйтү һәм тарайту өчен куелган җайланма |