ДИАПАЗОН и. гр. 1) муз. Музыкаль уен коралы яки җырлаучының төрле югарылыктагы авазларны чыгара алу мөмкинлеге дәрәҗәсе. Күпләр өчен җыр башта хобби була да, шул мавыгу соңгарак профессиягә әйләнеп китә. Югыйсә, укыган булсалар, диапазоннары киңәеп китәр иде. Акчарлак 2) махс. Физик күренешнең, нинди дә булса җисемнең хәрәкәт-тәэсир зонасы. Психик яктан сәламәт кешеләр белән махсус үткәрелгән тәҗрибәләр дә шуны күрсәтә: билгеле бер диапазондагы электромагнитик нурланышлар тавыш тоюны китереп чыгарырга мөмкин. Могҗизалар энциклопедиясе 3) күч. Нәрсәнең дә булса таралу чиге; күләме, колачы, киңлеге. Ә.Еникинең иҗат диапазоны киңлеге, психология процессларын оста тасвирлавы тәрҗемә эшендә дә ачык чагыла. Казан утлары |