ДИАМЕТРАЛЬ с. 1) мат. Диаметр сызыгы буенча урталай бүлгән. Диаметраль өслек 2) күч. Каршы, капма-каршы, капма-каршы кую һ.б.ш. сүзләр янәшәсендә «бөтенләй», «тулысынча» кебек төшенчәләрне белдерә. Әмма, шулай да, яңа әдәбиятка иске әдәби мирасны диаметраль капма-каршы куюы, искене сүздә булса да бөтенләй инкяр итүе белән, Г.Тукай үзенең теоретик әзерлеге йомшаклыгын күрсәтә дә. Ф.Фәсиев. Мин Гази Кашшафның һәр искәрмәсе бәхәссез дип уйламыйм, чөнки аңа диаметраль каршы фикерләр дә ишетәм. А.Расих |