ДИА’МЕТР и. гр. мат. 1) Әйләнәнең (гомумән түгәрәк әйбернең) үзәгеннән үтеп, аның ике ноктасын тоташтыра торган туры сызык; әйләнә үзәгеннән үтә торган хорда 2) Теләсә нинди түгәрәк яки түгәрәк сыман булган җисемнең, сыешлыкның, савытның, мәйданның иңе, аркылысы. --- диаметры кырык сантиметр чамасы, алты кило авырлыгындагы түгәрәк ипи, өсте кызарып, бераз ялтырап тора… М.Мәһдиев. Мексикадагы Санта Мария де Туле авылы зиратындагы гигант кипарис иң карт агачларның берсе санала. Бу агач әле гөрләп үсеп утыра; кәүсәсенең диаметры – уналты метр; аны егерме кеше көчкә колачлый. Могҗизалар энциклопедиясе |