ДИАЛОГ и. гр. 1) кит. Ике яки берничә кеше арасында кара-каршы әңгәмә, фикер алышу, сөйләшү. Берничә минутлык диалог 2) Ике яки берничә кешенең үзара сөйләшүе формасында бирелгән туры сөйләм. Язма әдәби телдә, бигрәк тә матур әдәбият стилендә, туры сөйләмнең иң күп кулланылган төре – диалог. Татар грамматикасы 3) Әдәби әсәрнең ике кеше әңгәмәсен сурәтләгән өлеше. Бу әсәр, темасы, персонажлары, үзенең күп өлешендә нык кына чарланган драматик диалогы ягыннан, аерым тукталуны сорый. Ф.Хөсни. Моның өчен әдәби квалификацияне өзлексез күтәрергә, каләмне һаман чарлый торырга, шулай ук сюжет, фабула, тел, диалог, пейзаж кебек форма чараларын да, әлбәттә, нык өйрәнергә ---. Ф.Хөсни 4) Әңгәмә формасында язылган әдәби әсәр |