ДИАЛЕКТОЛО’ГИК с. Диалектологиягә бәйле; диалектологиягә караган. Татар теленең диалектологик атласы да, беренчедән, пермь сөйләшенең бөтен таралыш территориясендә дә бертөсле булуын, икенчедән, татар теленә каравын, бигрәк тә урта диалект сөйләшләре белән зур уртаклык күрсәтүен дәлилләде. Д.Рамазанова. «Татар теленең диалектологик сүзлеге»ндә (1969) бау белән киндерә арасындагы аерма ачык күрсәтелгән: «ишкәч, бау була, борып кына куйгач, киндерә, дибез». Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә