ДИАЛЕ’КТИКА и. гр. 1) Эчке чыганаклары капма-каршылыклар берлегендә һәм көрәшендә чагылган, табигать, кешелек җәмгыяте һәм фикерләү үсешенең гомум законнары турындагы фәлсәфи тәгълимат; чынбарлыкны танып белү һәм үзгәртеп кору теориясе һәм методы. Ә һәр момент җиңү генә була алмый! Диалектикадан моны беләбез. Х.Камалов. Танып белү процессының диалектикасы шундый: фән, танып беленгәннең чикләрен даими рәвештә киңәйтеп, тикшеренүче алдына җавап көтә торган яңадан-яңа мәсьәләләр куя. Могҗизалар энциклопедиясе 2) Табигатьтә, җәмгыятьтә, фикерләүдә булган үсеш-хәрәкәт процессы. Шөкер, әле тормыш-хәятның үз диалектикасы, үз мантыйгы-логикасы бар шул. Ф.Дунай |