ДИАЛЕКТ и. гр. лингв. 1) Фонетик, морфологик, лексик һ.б.ш. үзенчәлекләре булган һәм сөйләм телендә чагыла торган, гомумхалык теленең билгеле бер җирлеккә хас төре. Тәрәзә каршысыннан гына ике кеше сөйләшеп узды. Ләкин бу нинди сәер диалект икән соң?.. М.Хуҗин. Себер татарлары диалектында «шыпытый» – «чүәк» дигән сүз. Сөембикә 2) Гомумхалык теленең билгеле бер социаль катламга, төркемгә хас булган формасы. Буржуазия диалекты |