ДИАКРИ’ТИК с. лингв. Хәрефнең өстенә яки астына өстәлеп, авазларның укылышын төгәл ачыклап күрсәтә торган (график билге, тамга). Бу таш текстында да диакритик билгеләр һәм башка палеографик үзенчәлекләр бар. Гасырлар авазы. Болгар һәм Алтын Урда чоры кабер ташларындагы язуларда бик еш, ә Казан ханлыгы дәвере ташларында сирәгрәк кулланылган аерым бер төрле диакритик билгеләр («дәл», «ра» һәм «тый» хәрефләре астына берәр нокта кую күренеше) бу ташъязмада да бар. Татардагы ташлар тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә