ДИАГРА’ММА и. гр. Нинди дә булса зурлыкларның тиңдәшлеген исәпләп күрсәтә торган сызым, схема. Физика, химия, география дәресләрендә укучылар формулалар белән танышалар, төрле зурлыкларны исәплиләр, схема, таблица, диаграмма төзиләр. Мәгариф. Америка галиме Д.Симпсон диаграммасында, Кояш активлыгы дәрәҗәсе тиз һәм кискен алышынганда, җир тетрәүләрнең ешрак булуы күренә. Могҗизалар энциклопедиясе |