ДИА’ГНОЗ и. гр. мед. 1) Авыру һәм авыру кешенең хәле турында табиб ясаган нәтиҗә. Аннары аның диагноз куюларына гына игътибар итегез сез, тулы консилиумың бер читтә торсын… М.Хәсәнов. Кан анализы, яралгы тирәсендәге сыекчаны тикшерү һәм башка методлар диагнозны үз вакытында куярга мөмкинлек бирә. Могҗизалар энциклопедиясе. Ул, диагнозны язып, абыйсына машина белән сырхауханәгә алып барырга куша. Сөембикә 2) күч. Нәрсәнең дә булса төп характерын, асылын, эчтәлеген ача торган күрсәткеч; бәяләмә. Яшәргә ашыгып сусау! Бөтенесенә һәм бернинди көч куймыйча ия булырга омтылу… Мөгаен, истериялелек буенча алда баручы бөтен Россиянең универсаль диагнозыдыр бу. Татарстан 3) күч. Нинди дә булса мәсьәләгә һ.б.ш. карата бирелгән ачыклау, аңлатма; юрама. Гайшә карчыкның диагнозы бәхәссез булды: – Мәет инде ул Гыйззәтулла, мәет… М.Мәһдиев |