ДЖУ’НГЛИ и. ингл.< һинд Тропик һәм субтропик пояслардагы елга буе үзәнлекләрендә кеше үтеп чыга алмаслык, сулыклы тәбәнәк урманнар. Куе ботаклар ерып, иелә-иелә баруы үзе кызык. Үзеңне джунгли эчендә дип хис итәсең. Ф.Садриев. Түбәндә, сазлыклар арасында, чын-чынлап джунгли җәелеп ята. Кызыклы география

Джунгли законы Ачыктан-ачык көчләү, изү һәм башбаштаклык; законсызлык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә