ДЖИНС и. ингл. 1. Махсус тукымадан тегелгән төрле фасондагы чалбар. Мидхәт, --- кесәсеннән җиз төсле бер кечкенә озынча калай алып, әнисенә сузды. Калайга латинчага охшаган язу, эт башы төшерелгән иде. Джинсыга тегәргә ул… Ф.Садриев. --- килешсез, корсаклы гәүдәсенә яшьләрчә модный футболка, джинсы киеп куюы аны тагын да көлкелерәк, кызганычрак итеп күрсәтә иде. Х.Мөдәррисова

2. с. мәгъ. Шундый тукымадан тегелгән. Урман юлыннан джинс чалбар кигән егет белән кыз утырган мотоцикл килеп чыкты. И.Юзеев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә