ДЖЕ’НТЕЛЬМЕННАРЧА рәв. Джентельмен кебек; джентельменнарга хас булганча. Райкомга керүемнең икенче көнендә Рәисә ханым, эштән кайткач, Салих белән миңа: – Егетләр, апагызны бүген, зур илтифат күрсәтеп, джентельменнарча икегез ике ягымнан култыклап, театр каратып кайтыгыз әле, – диде. Г.Тавлин. Гадәттәгечә, кайгыртучан, игътибарлы, чын джентельменнарча ул. Сөембикә |