ДЖЕ’НТЕЛЬМЕН и. ингл. кит. 1) Англиядә: аристократик буржуазиянең югары даирәсеннән булып, аристократларга хас барлык әхлак, әдәп нормаларын бөтен нечкәлеге белән үтәүче ир кеше 2) Тәрбияле, әдәпле кеше; үз-үзен тотышында зәвыклылыгы белән аерылып торучы ир кеше 3) күч. ирон. Үз-үзен тотышында, киемендә ясалма нәзакәтлелек, зәвык һ.б. сыйфатлары сизелеп торган ир кеше; ясалма джентельменлык. Гомумән, үткән сезонда эш башындагы артистлар (Мутин, Шамил, Айдарский) геройлары – иннек-кершән ягынган джентельменнарга күбрәк үзләре туктала алырдай иде ---. Ф.Бурнаш. Бу «джентельменның» зонада бер генә түгел, ә, мөгаен, берничә мәртәбә булып кайтканлыгын бик акыллы булмаган кеше дә аңлап алыр иде. Р.Мирхәйдәров |