ДЕЦЕНТРАЛИЗА’ЦИЯЛӘҮ ф. Үзәк хакимиятнең вәкаләтләрен киметү. Дәүләт Думасына децентрализацияләү турында закон проектлары пакеты тапшырылачак. Ватаным Татарстан. – Темалар рәтенә, шул исәптән, бюджет чыгымнарының өстенлеге, хакимият органнары арасындагы вәкаләтләрне децентрализацияләү, иминият взносларына үзгәрешләр кертү, шулай ук Россия икътисадын модернизацияләүдә ярдәм итү юнәлешләренә бәйле мәсьәләләр дә керә, – диде Дворкович. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә