ДЕЦЕНТРАЛИЗА’ЦИЯ и. лат. Үзәк хакимиятнең кайбер функцияләрен җирле хакимияткә тапшыру сәясәте, шуңа бәйле чаралар. «Децентрализация» дигән нәрсә башланып, җирле үзидарә системасы кергәч, бу хокукларның барысын да җирле бюджетларга – районнарга, шәһәрләргә бирдек. Р.Вәлиев. Берничә елдан децентрализация булачак, бүтән болай дәвам итә алмый. Татарстан яшьләре. Медведев белән Путинның децентрализация турында кат-кат сөйләве ул, һичшиксез, вертикальнең тискәре якка эшли башлавын күрсәтте. Татар заманы |