ДЕФИЦИТ и. лат. 1. 1) Чыгымның керемнән артык булуы сәбәпле барлыкка килгән зыян. Бюджет дефициты

2) Нәрсәнең дә булса җитмәүчелеге, җитәрлек булмавы. Мәсәлән, шикәр заты бөтенләй юк. Сатучылар: «Бездә андый әйберләр дефицит», диләр. А.Расих. Мәскәүгә барырга туры килгәндә, мин күчтәнәчкә «Бородино» ипиен алып кайтам. Дөресрәге, идем. Хәзер ул да дефицитка әйләнде. М.Мәһдиев

2. с. мәгъ. к. дефицитлы. Бәхетсезлегенә, табигать бүрене Җир йөзендәге иң калорияле дефицит ризык ит ашый торган итеп яраткан. М.Мәһдиев. Ул кибетләрнең вазифасы, исеменә караганда, чит ил кешеләрен тәэмин итү булса да, асылда, дефицит товарлар исәбенә, җирле халыкның алтынын җыю иде. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә