ДЕТЕ’КТОР и. лат. махс. 1) Югары ешлыктагы тирбәнешләрне ишетү органнары ярдәмендә кабул ителерлек түбән ешлыкка күчерү җайланмасы. Һидият бу сөйләшү вакытында, ярый әле өйдә ялганны фаш итә торган детектор юк, дип сөенеп утырды. Д.Гыйсметдин 2) Җылылык, яктылык һ.б.ш. кабул итү җайланмасы. Сәхнәгә чыкканда, ул [Григорий Булах] гүяки кесәсенә кеше гомерен озайта торган детектор салып чыга иде. Тамашачы залын шул детектор нуры белән нурландыра ---. А.Хәлим |