ДЕТЕКТИВ и. ингл. 1. 1) Җинаятьчеләрне эзләү, эзләп табу полициясе агенты, шымчы 2) Детектив эчтәлекле хикәя, маҗаралы роман, кинофильм. Н.Гаетбайның «Ир командировкадан кайткач» детектив комедиясе үз жанрына бөтенләй туры килми. Сәхнә 2. с. мәгъ. Детектив эчтәлектәге. [Улым] Өйдә китап укыды, фотография белән шөгыльләнде, магнитофон, кассеталар, детектив әдәбият, маркалар ---. М.Мәһдиев. Фәлсәфи уйланулар, психологик эзләнүләр җәһәтеннән кызыклы әсәр. Детектив жанрга да тартым үзе. Казан утлары |