ДЕТАЛЬ и. фр. 1) тех. Механизмның, машинаның тагын да вак, тагын да гади өлешләргә таркалмый торган кисәге. [Александров:] Менә язгы чәчү генә бетсен, заводка жалоба язам. Детальләрне яхшылап эшләсеннәр… И.Салахов. Мин торакка кайттым. Их, дусларым, Деталемне ясый алмадым. Боздым, барысын боздым… И.Юзеев. Еш кына бу элементлар, детальләр тәртипсез урнашалар: аларның төньяк һәм көньяк полюслары төрле якка юнәлгән була, һәм бу магнитчыкларның магнит көчләре бер-берсен юкка чыгаралар. Могҗизалар энциклопедиясе

2) Нинди дә булса вакыйганың, эш-хәлләрнең аерым бер факты; вак җентеклелек; вак-төяк, кечкенә нәрсә. Дөрес, башка әсәрләрдә чагылыш тапкан традицион сюжетта соңгы мотив Йосыф табутының Кәнгангә кайту мотивы юк. Аның Кол тарафыннан өстәлгән деталь булуы бик ихтимал. Ф.Фәсиев. Характерлы бер деталь: хикәя Әбдүшнең «өстәл янында язып утырды» белән башлана, «өстәл янында язып утырды» белән тәмамлана. Ф.Хөсни. Соңгы сүзне Тояк Бөркетбаев алды. Ул да парторг тарафыннан тәкъдим ителгән планга һәм конкрет чараларга нигездә каршы булмады, бары кайбер детальләрне аныклап, берничә агитаторны алыштырырга кирәк дип тапты. И.Салахов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә