ДЕСЯ’ТНИК и. рус к. дисәтник. Староста, десятник, кая, тизрәк килсеннәр! К.Тинчурин. Җир төзү техникумын тәмамлагач, 1930 елның январеннан көзенә кадәр, А.Алиш Минзәлә кантоны җир бүлегендә мелиоратор булып эшли, аннары, 1931–1933 елларда, Казгрэс (ТЭЦ № 1) төзелешендә гидротехника буенча десятник һәм Казан шәһәре канализация төзелешендә техник хезмәтен башкара. Татар әдәбияты тарихы. Ул вакытта мин 1955 елның августына кадәр Казакстанда «ташчы, бетон коючы, бригадир һәм десятник профессияләре»н үзләштереп кайткан А.Гыйләҗевның моңарчы Казанда ике-өч ел эшкә урнаша алмый, язган-сызганнарының кат-кат «иләктән» уздырылып йөргәнлеген белми идем, билгеле. Татарстан яшьләре |