ДЕ’СПОТЛЫК и. 1) тар. Абсолют, чикләнмәгән хокукларга таянып, законсыз, башбаштаклык белән идарә итү формасы. [Дуамал губернатор] «Безнең федераль хөкүмәт деспот була башлады. Аның деспотлыгы хөкүмәт аппараты зурлыгында, гражданнар тормышына катышуында һәм безнең штат эшләренә кысылуында чагыла», – диде. Ватаным Татарстан 2) күч. Деспот (2 мәгъ.) кешегә хас сыйфатлар |