ДЕ’СПОТ и. гр. 1) тар. Борынгы Көнчыгышның колбиләүче дәүләтләрендә чикләнмәгән хокукларга ия булган хөкемдар

2) күч. Башкаларның теләкләре һәм ихтыяҗлары белән санлашмаучы, үзен генә тулы хокуклы итеп тоючы, кул астындагыларны үз мәнфәгатьләренә буйсындырып яшәүче кеше. Власть башына наданнар, деспотлар, тираннар килгән. Т.Миңнуллин. [Сатыбал:] Син беләсеңме кем? Фашист! --- Үзсүзле деспот! Шушы холкың белән гомер буе Балбикәне азапладың! Н.Гаетбай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә