ДЕСАНТ и. фр. 1) Каршы якта хәрби хәрәкәтләр алып бару өчен махсус әзерләнгән гаскәрләрне корабльдән яки самолёттан дошман җиренә төшерү. [Военком:] --- үз әтиләренә кул суза башлаган ул егет калдыкларын мин нинди төр войскога җибәрим? Ә? Чик буе гаскәрләренәме? Хәрби диңгез флотынамы? Десанткамы? М.Мәһдиев. Ул – Люберцыдан, кушаматы Самурай, махсус десант гаскәрләренең аерым подразделениесын да төгәлләгән. Р.Мирхәйдәров

2) Шул рәвешле төшерелгән гаскәр (корабльдән, самолёттан һ.б.ш.). Вячеслав Михайлович Неделин ике ел Ерак Көнчыгышта десант гаскәрләрендә хезмәт иткән икән ---. Р.Мирхәйдәров

3) күч. Аерым, махсус максатлар куеп, халык арасында билгеле бер эшчәнлек алып баручы төркем. Татар милләтен икенче тапкыр глобаль башкортлаштырырга омтылып караучылар --- татар авылларына якындагы елларда «десант» төшерү өчен, меңләгән башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләп өлгерделәр. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә