ДЕРМАТИН и. гр. 1. Нитроцеллюлоз тышчалы тукымадан эшләнгән ясалма күннең бер төре; гранитоль. Дерматин белән тышланган ишек тартканчы ук ачылып, безне яшь кенә лейтенант каршы алды. М.Мәһдиев. Кара дерматин белән тышланган ишектән кемнәрдер кызарынып, кемнәрдер агарынып килеп чыга, алар урынына икенчеләре кереп китә. Ф.Садриев

2. с. мәгъ. Дерматиннан яки шуны катнаштырып эшләнгән, тышланган. Кыз кара дерматин ишек артына кереп китте һәм тиз үк әйләнеп чыкты. А.Гыйләҗев. Ул көнне төштән соң дерматин ишекнең ике ягына көмеш язулы ике кара пыяла беркетелде. М.Мәһдиев. Проводниклар, кара дерматин сумкаларын култык асларына кыстырып, соңга калган пассажирларны көтеп торалар. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә