ДЕРЖА’ВА и. рус юг. Мөстәкыйль сәясәт алып баручы бәйсез, куәтле, зур дәүләт. Ул [Табеев] Татар иленең куәт-мөмкинлекләрен, державача, хуҗа агайларга --- санап чыгып күрсәтте. Ф.Дунай. Бөек держава. Бөек чор. Кем тели, мондый бөеклекне үзегезгә алыгыз. Казан. Мондый барлык хәрәкәтләр --- Болгарда да, Казан державасында да халыклар тигез хокуклы һәм ирекле булганнар дип фараз кылырга мөмкинлек бирә. Казан утлары |