ДЕРЕЛДЕК с. 1. 1) к. дерелдәвек (1 мәгъ.). Нуриев партбилетларны дерелдек кулларына алды, берәм-берәм ачып карый башлады ---. Ф.Садриев. Бабасы дерелдек кулына сонган бөрлегәннәр чәчелде. Р.Мулланурова

2. и. мәгъ. 1) к. дерелдәвек (2 мәгъ.). Фазыйлә, дерелдек кебек калтыранып, көч-хәл белән чанадан төште һәм, хәлсез аякларын сөйрәп, эчкә үтте. Ф.Җамалетдинова

2) Дерелдәп торган нәрсә. Кешеләрнең тәне буенча тыелгысыз бер дерелдек йөгереп узды ---. Н.Фәттах. Шахминның башы вак дерелдек белән калтырарга тотынды. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә