ДЕРЕЛДӘ’Ү ф. 1) Калтырау, дер-дер килү (салкыннан, берәр төрле авырудан, куркудан). Аның картлыктан һәм ачлыктан суырылган, тиресе җыерчыкланып сөяккә ябышкан куллары калтыранып, бармаклары саксаул ботакларыдай катып, бөгелә алмыйча, бер-берсенә кушыла алмыйча тырпаеп дерелдиләр. И.Салахов. [Гайшә:] Әйдәгез, түр өйгә, улыгыз янына узыгыз. Туктагыз, өстегезгә шәл салыйм, дерелдисез... И.Салахов. Көчекләр, дерелдәп, сөт эчтеләр дә, кояшта җылынган басма тактасы өстендә икесе бер йомгакка әверелеп, йоклап киттеләр. Ф.Шәфигуллин

2) Тирбәлеп, селкенеп тору. Тимер рәшәткә белән капланган тәрәзә пыялалары тавыштан дерелдәде. Ш.Усманов. – Рәхмәт! – дидем мин, дерелдәгән иреннәрем белән генә. Ә.Еники

3) Йөрәк аритмиясеннән бөтен тәнне, эчке органнарны хәл бетергеч калтырану биләп алу

4) күч. Куркуга бирелү

Дерелдәп төшү Бик нык куркуга калу. Тирә-якны айкап йөрүче бандитлар да, җир чәчеп, мал асрап көн күрүче җирле халык та – бар да кечкенә генә буйлы, какча битле, зур зәңгәр күзле, киң җилкәле пограничник Василийны беләләр, бандитлар аның исемен ишетү белән дерелдәп төшә, җирле халык батыр кызылармеец белән мактана торган булган. Ә.Айдар

Дерелдәп алу Берникадәр вакыт дерелдәү

Дерелдәп бетү Дерелдәү дәрәҗәсенә җитү

Дерелдәп китү Кинәт дерелди башлау; аз гына дерелдәү кичерү. [Гаянов] Йөзен куллары белән каплап, җиргә сузылып ятты да тынып калды. Тик гәүдәсе генә әледән-әле дерелдәп китә иде. Н.Дәүли. Идриснең дәү, нык гәүдәсе дерелдәп китте, мускуллары тыгызланып тартыштылар. А.Гыйләҗев. Нәни генә, йомшак кына кулларына кагылгач, йөрәгем сулкылдап, тәнем дерелдәп китте. И.Юзеев

Дерелдәп кую Кинәт, кыска вакыт аралыгында гына дерелдәү. Вәли Гаязовичның иреннәре дерелдәп куйды. Ф.Садриев. Илсөяр җиңел генә дерелдәп куя һәм, әтисенең куенына сыена төшеп, әкрен генә эндәшә: Әти! Г.Гобәй

Дерелдәп тору Бертуктаусыз дерелдәү. Идрис малайдан пиджакны салдырып алды, куркуданмы, суыктанмы дерелдәп торган курач, җиңел гәүдәне, култык асларыннан эләктереп, каешка буе җитәрлек итеп күтәрде. А.Гыйләҗев. Әллә нинди дерелдәп торган тимерләргә абына-сөртенә, кабинага кереп тә утырам. Ф.Бәйрәмова

Дерелди бару Дерелдәве артканнан-арту

Дерелди башлау Дерелдәргә тотыну. Әмма озак та үтмәде, апайның чырае бозылып, иреннәре дерелди башлады. Г.Бәширов. Васфикамалның күзен кан басты, борын яфраклары дерелди башлады. М.Мәһдиев. Бите чин кәгазедәй агарып калды, бармаклары дерелди башлады. Ф.Латыйфи

Дерелди төшү Бераз дерелдәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә