ДЕРЕЛДӘТҮ ф. 1) Селкетү, селкү. Ул тагын башын дерелдәтте. М.Мәһдиев. Урамда торган машина, тәрәзә пыялаларын дерелдәтеп, урыныннан кузгалып киткәч кенә, дәшәр җай тапты ---. Р.Мөхәммәдиев. Кемдер, кәгазьләр кыштырдатып, өстәлне дерелдәтеп, ашкына-ашыга язып утыра. Ф.Баттал

2) Куркыту, курку салу. Кемдер мич башыннан бер капчык сөяк өстерәп төшерде, үзе куркыныч тавыш белән халыкны дерелдәтте ---. Г.Ибраһимов

Дерелдәтә башлау Дерелдәргә тотыну. Күзләрен йомып, дога кылган сыман, иреннәрен дерелдәтә башлады. Казан утлары. --- көчле тавышка кечкенә улыбыз да ияләшә алмый, перфоратор белән дерелдәтә башлауга: «Усал абый килгән», – дип, куркып, кочагыма сарыла ---. Ватаным Татарстан

Дерелдәтеп алу Бер тапкыр, тиз вакыт арасында дерелдәтү

Дерелдәтеп тору Бертуктаусыз дерелдәтү; һәрвакыт, еш дерелдәтү. Ай-һай таләпчән, кырыс, тәккәбер, ди, бөтенесен дерелдәтеп тора, ди. Н.Көбәш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә