ДЕРЕЛДӘВЕК с. 1. Калтырап, дерелдәп торган, шул торыштагы. Васил аның [Нәфисәнең] дерелдәвек керфекләре белән борын очындагы сипкелләрен генә күреп калды ---. Г.Әдһәм. [Дудинскаяның] --- назлы сусау кунган дерелдәвек иреннәре гел бер үк сүзләрне пышылдады: «Рәхмәт, Рудик!» Р.Вәли 2. и. мәгъ. кулин. Озак кайнатылган аяк-тубык яки сөяк шулпасына (саркындысына) вак кына ит яки балык кисәкләре катнаштырып, суытып куертылган салкын ашамлык; койка. Өстәлләрдә дерелдәвектән --- алып, төрле төр салатларны кушып, дистә катламлы һәртөрле баллы катламалар ---. Б.Рәхимова |