ДЕ’Р-ДЕР КИЛҮ ф. к. дерелдәү. Куллары дер-дер килә, түшләренә төшкән сакаллары калтырый. Х.Камалов. Елаудан, гарьләнүдән, оялудан ябык аркасы дер-дер килә... Ф.Бәйрәмова. Булатның әтисе аны куян баласы дип белгән. «Куян, куян!» – дип йөгереп барсалар – дер-дер килеп, куркынган көчек утыра. Г.Гыйльманов |