ДЕР-ДЕР иярт. Калтырап, дерелдәп тору рәвешен белдерә. Ташпулатлар җөмлә дер-дер селкенә... Г.Тукай. Аның күзләре көя төшкән, бите бер көн эчендә ике еллык ябыккан, кулы дер-дер калтырый ---. Г.Исхакый. Көтүче белән кызы, куркуларыннан һәм салкыннан дер-дер калтыранып, мулла алдында басып тора бирделәр. М.Галәү |