ДЕПРЕ’ССИЯ и. лат. 1) Кешедәге күңел боеклыгы, өметсезлек, рухи төшенкелек өстенлек иткән психик халәт. Билгеле булганча, җинаятьчеләр арасында циклотимиклар ярсыну һәм депрессия, төшенкелек кичерүче кешеләр бар. Могҗизалар энциклопедиясе. Бик күп яшьләр, үзендә рухи көч таба алмыйча, депрессиягә бирелде, наркотиклар кулланып, «җиңел» тормыш итә башлады. Мәдәни җомга. Кешегә депрессия хас. Бу үтеп китә торган эч пошу, сагыш. Депрессия вакытында бөтен организм зыян күрә: начар йоклана, аппетит бетә, тиз арыла. Сәламәтлек календаре

2) икът. Җәмгыятьтә хуҗалык тармакларының торгынлык чоры, эшләп чыгаруның бик түбән булуы һәм эшләп чыгарылган товарларның да сатылмавы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә