ДЕПОРТА’ЦИЯЛӘҮ и. Илдән куу, бөтенләйгә чыгарып җибәрү; сөрү. Кырымнан кырым татарларын депортацияләгәннән соң, озак еллар безнең әдәбиятыбыз рәсми рәвештә яшәүдән бөтенләй диярлек туктап торды. Казан утлары

Депортацияләп бетерү Барысын да, тулаем депортацияләү. Тиеш булган чит ил гражданнарының барысын да депортацияләп бетерделәр

Депортацияләп тору Даими, әледән-әле депортацияләү. Миграцион бүлек хезмәткәрләре чит ил кешеләрен гел депортацияләп торалар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә