ДЕПАРТА’МЕНТ и. фр. махс. 1) Хәзерге Россиядә: министрлыкларның һәм башка югары дәүләт учреждениеләренең бер бүлеге. Россиянең департаментлары бюрократлык пәрәвезләре белән күмелгән. Ф.Хөсни. Иң элек, Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты тарафыннан, Мәскәүдә, Алма-Атада һәм Санкт-Петербургта сәүдә-икътисад вәкиллекләре ачылды. Сөембикә. Швециянең азык-төлек департаменты бу хакта инде узган елны ук чаң суккан һәм хатын-кызларга салаканы айга бер тапкырдан артык ашамаска киңәш биргән. Юлдаш

2) Патша Россиясендә: министрлык яисә башка югары идарә органы каршындагы бүлек. Полиция департаменты

3) АКШ һәм Швейцариядә: министрлык атамасы. Дәүләт департаменты (АКШның чит илләр министрлыгы)

4) Франциядә: административ-территориаль берәмлек



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә