ДЕҢГЕРДӘ’Ү ф. 1) «Деңгер» авазларын хәтерләткән тавыш чыгару; җиңелчә яңгырау, җиңелчә дөбердәү. Буш мичкә деңгердәү

2) Нинди дә булса транспорт чарасының, катканаклы, начар юлдан барганда, селкенеп, җиңелчә дөбердәве. Ат арбасы деңгердәү

Деңгердәп кую Кинәт, бер тапкыр деңгердәү

Деңгердәп тору Берөзлексез, бертоташтан деңгердәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә