ДЕНОМИНА’ЦИЯЛӘҮ ф. Акча әйләнешен тәртипкә китерү, тәртипкә салу һәм исәп-хисапны гадиләштерү максатында, акча билгеләренең күрсәтелгән (номиналь, өстенә язып куелган) хакларын үзгәртү. 1998 елның 1 гыйнварыннан соң, акча салучы беренче тапкыр калага килгәндә, аның саклык кенәгәсенә калган акчасы деноминацияләнгән сумнарда күчереп языла. Юлдаш

Деноминацияләп бетерү Ахыргача деноминацияләү, деноминацияне тәмамлау. Ун меңлекләрне деноминацияләп бетерделәр

Деноминацияләп тору Даими яки периодик рәвештә деноминацияләү. Акчаны гел деноминацияләп тору икътисадка зур зыян китерәчәк



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә