ДЕНДРА’РИЙ и. гр. биол. Фәнни тәҗрибәләр өчен төрле чәчәкләр, куак-үсемлекләр, агачлар үстереп, күзәтү алып бара торган махсус тәҗрибә участогы яки бакча. --- Сочи шәһәренә дә алып бардылар. Истәлекле урыннарда, музейларда, хәтта дендрарий дигән җирдә дә булдык. Т.Нәҗмиев. Ак чыршыларның ябалдашы матур, куе яшел төстә, шуңа күрә аларны дендрарий һәм ботаника бакчаларында, шулай ук паркларда күрергә була. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы |