ДЕМОНСТРА’ЦИЯЛӘҮ ф. Демонстрация (2 мәгъ.) ясау, нәрсәне дә булса тамашачылар алдында күрсәтү, күзәтүгә тәкъдим итү. Фабриканың уңышларын, казанышларын демонстрацияләү анда җитештерелгән әйберләргә сорауны арттырды

Демонстрацияләп бару Бер-бер артлы демонстрацияләү

Демонстрацияләп бетерү Барысын да демонстрацияләү; нәрсәне дә булса демонстрацияләү эшен ахырына җиткерү. Барлык яңа күлмәк модельләрен демонстрацияләп бетергәч, аларны сату оештырылды

Демонстрацияләп тору Даими рәвештә, әледән-әле демонстрацияләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә