ДЕМОНСТРА’ЦИЯ и. лат. 1) Нинди дә булса иҗтимагый-сәяси теләкләрне, таләпләрне белдерү максатында оештырылган массакүләм хәрәкәт, чыгыш. Бүтән елларны демонстрациягә барганда-кайтканда, укучылар безнең урамнан уза торганнар иде. Э.Касыймов. Мондагы мәйданда, гадәттә, митинглар, тантаналы демонстрацияләр уздырыла, ул шактый зур. А.Расих

2) Тамашачылар алдындагы чыгыш; халыкка җиткерүне максат иткән тамаша. Яңа модельләр (кием турында) демонстрациясе. Физик тәҗрибәләр демонстрациясе. Мөселман фильмнары демонстрациясе

3) хәрби Төп һөҗүм булырга тиеш урыннан дошманның игътибарын читкә юнәлтү максатында эшләнгән хәрәкәт, чара, манёвр. Артиллерия уты демонстрация генә, дошманның игътибарын һава һөҗүменнән читкә юнәлтү алымы

4) күч. кит. Хисләрне, теләк-омтылышларны ачыктан-ачык белдерү күренеше; билгеле бер мөнәсәбәт күрсәткече. Сәгыйть Рәмиев, үзенең «Яшә, Зөбәйдә»се белән иске тормыш, тарихи җәһаләткә дуамал булса да һөҗүм ясап, Печән базарының кәефенә зур «ихтирамсызлык» күрсәтеп демонстрация ясады. Ф.Бурнаш. --- халык, су агымы төсле, бакчаның бер башыннан икенче башына бер дә өзлексез агып тора вә бу чем-чуар, аллы-гөлле агынты ---. Ул яшь халыктагы шатлык, ачыклык, ул кычкырып-кычкырып сөйләшү, көлү --- – күңелле күренеш, күңелдәге өметсезлеккә каршы бер демонстрация! Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә