ДЕМОКРАТЛАШТЫРУ ф. Нәрсәнең дә булса демократияләшүен тормышка ашыру, демократияләштерү. Аларда [Көнбатыш Европа, Төньяк Америка һәм кайбер Азия илләрендә] XX гасырның икенче яртысыннан башланган капиталны демократлаштыру сәясәте һәм тәҗрибәсе аркасында, «социалистик» революцияләр һөҗүме тукталып калды яки алар көн тәртибеннән бөтенләй алып ташланды. Татарстан

Демократлаштыра бару Демократлашуны акрынлап арттыру. Җәмгыятьне демократлаштыра бару торган саен тирәнәя төшә

Демократлаштыра башлау Демократлаштырырга тотыну

Демократлаштыра төшү Бераз демократлаштыру

Демократлаштырып бетерү Демократлаштыруны гомумән тәмамлау, тулысынча демократлаштыру

Демократлаштырып тору Даими демократлаштыру. Яшь буынны тәрбияләү принципларын демократлаштырып тору көнүзәк мәсьәләгә әйләнде



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә